-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 июнь , 15:12

Баланы җәйге лагерьга бушлай җибәрергә мөмкин

Ничек?

Баланы җәйге лагерьга бушлай җибәрергә мөмкин
Баланы җәйге лагерьга бушлай җибәрергә мөмкин
Башкортстанда ата-аналар үз балаларын җәйге ялга шактый арзанга җибәрә ала. Дәүләт балалар лагерена юллама бәясенең 30-90 процентын кайтарырга әзер. Бу программа буенча җентекле аңлатмалар «Аңлатабыз.РФ» порталында басылып чыкты.

Кем компенсациягә өметләнә ала?

Компенсацияне баласын лагерьга җибәргән теләсә кайсы республикада яшәүче алала. Шунысын да истә тотарга кирәк, акча елына бер тапкыр кайтарыла һәм шифаханәдә (24 көнгә кадәр), балалар сәламәтләндерү лагеренда (21 көнгә кадәр) һәм профильле лагерьда (14 көнгә кадәр) ял итүгә кагыла. Балага 6-18 яшь булырга тиеш.

Нинди шартларны үтәргә кирәк?

Компенсация алу өчен юлламага "Мир" картасы белән түләргә кирәк, аңа соңрак компенсация күчереләчәк. Моннан тыш, ата-аналарга социаль яклау бүлегенә гариза бирергә кирәк. Гаризаны карау вакыты 10 көнгә кадәр тәшкил итә, ул хупланган очракта акча 30 көн эчендә кайтарыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә лагерьга яки шифаханәгә юллама сертификаты алган булса, компенсация бирелми, чөнки ял итү чыгымнары дәүләт хисабына капланган була.

Фото: Динар Кәлимуллин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: