+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 июнь , 14:20

Мәшгульлек үзәкләре яңарыш кичерә

Уфада халыкны эш белән тәэмин итү идарә үзәген булдыру өчен мәйданчык билгеләнде.

Мәшгульлек үзәкләре яңарыш кичерә
Мәшгульлек үзәкләре яңарыш кичерә

Баш офис итеп «Артерия» бизнес-үзәге бинасы сайлана. Бу хакта ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзерге халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 4 мең квадрат метр мәйданда урнашачак. Аренда чыгымнары елына 44 млн сум тәшкил итәчәк. Ремонтлау һәм «Русия эше» бренды фирма стиленә китерү якынча исәпләүләр буенча, 11 млн сумга төшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен комплекслы модернизацияләү буенча пилот проектына сайлап алынган 12 төбәкнең берсе булды. Шуның нәтиҗәсендә агымдагы елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең бөтен республика челтәре модернизацияләнәчәк, ягъни барлык 69 үзәк «Русия эше» кадрлар үзәкләре булачак. Баш офис Уфада урнашачак.

Тышкы үзгәрешләрдән тыш модернизация мәшгульлек хезмәте эшенең асылын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Кадрлар үзәкләре санлаштырыла, ә хезмәтләр КФҮ белән берлектә бер тәрәзә режимында күрсәтеләчәк. Димәк, эш эзләүче граждан яки эш бирүче, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, шәхси ихтыяҗларны исәпкә алып, мәсьәләләрнең тулы комплексын шунда ук хәл итә алачак һәм КФҮ , «Минем бизнес» үзәкләре ярдәмендә күрсәтелә торган 25 өстәмә хезмәтне алачак.

Мәсәлән, мәшгульлек үзәгендә баланы мәктәпкә яздырырга, хөкем ителүнең булу-булмавы турында белешмә алырга, ОМС полисын рәсмиләштерергә, шәхси эшкуар буларак теркәлергә, пенсия күләме турында белешмә һәм башка хезмәтләр алырга мөмкин булачак.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: