+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 июнь , 11:40

Иң бәхетле көннәре!

Сибай шәһәре хакимиятендә ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 8 балага фатир ачкычлары тапшыру тантанасы булды.

Иң бәхетле көннәре!
Иң бәхетле көннәре!
"Бу -шатлыклы һәм мөһим вакыйга. Без фатир ачкычларын гына түгел, ә яңа тормыш ачкычларын да тапшырабыз. Өйләрегездә барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын. Торакларыгызны һәм зур уртак йортыгызны - шәһәребезне саклагыз", - дип котлады булачак яңа күченүчеләрне хакимият башлыгының беренче урынбасары Сергей Озерцов.

Агымдагы елга республика һәм федераль бюджетлардан Сибай шәһәре бюджетына ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итүгә 40,2 млн сум күләмендә субвенцияләр бүлеп бирелгән.

Гомумән алганда, агымдагы елда шәһәр хакимияте тарафыннан 12 фатир сатып алынган, аларның ачкычлары ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тапшырылган, моннан тыш, төзекләндерелгән торак сатып алу өчен 3,4 млн сумлык 1 торак сертификаты бирелгән һәм гамәлгә ашырылган.

Агымдагы елның июнь ахырына кадәр ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга тагын 4 фатир ачкычын тапшыру планлаштырыла.

Ирина ОРЕНБУРКИНА фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: