+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 июль , 07:50

Күпбалалы гаиләләргә 30 мең сум кайтарылачак

1 июльдән балалары республика колледжларында түләүле нигездә белем алучы күпбалалы ата-аналар 2023-24 уку елында уку бәясенең 50 проценты күләмендә компенсациягә гариза бирә ала.

Күпбалалы гаиләләргә 30 мең сум кайтарылачак
Күпбалалы гаиләләргә 30 мең сум кайтарылачак
- Күпбалалы ата-аналарга ел саен республиканың мәгариф оешмаларында Урта һөнәри белем бирү программалары буенча укуның еллык бәясенең яртысын компенсация рәвешендә кайтарачаклар. Бу республиканың йөздән артык уку йорты, - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Льгота көндезге формада (23 яшьтән кечерәк) укучыларга кагыла, компенсация күләме һәр уку елы өчен 30 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Уку йортлары исемлеге басылып чыкты. Компенсация алу өчен гаризаны КФҮ бүлекчәләрендә яки республика халыкка социаль ярдәм үзәге филиалларында бирергә мөмкин.

Монысы мөһим: компенсация күпбалалы гаилә статусына ия булган барлык гаиләләргә, керемнәрен исәпкә алмыйча (аз керемлеләргә генә түгел) бирелә.

Русия Президентының «Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында»гы Указы ил буенча күпбалалы гаиләнең бердәм хокукый статусын һәм төп социаль гарантияләрен билгели. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә күпбалалы, аларның статусы чикләнмәгән.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 59 мең күпбалалы гаилә яши, алар 192 меңнән артык бала тәрбияли.

фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: