-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 июль , 14:20

“Уфа хосписы. Безгә бер ел”

"БСТ" телеканалында “Уфа хосписы. Безгә бер ел” фильмы премьерасы булды.

“Уфа хосписы. Безгә бер ел”
“Уфа хосписы. Безгә бер ел”
Бер ел элек Башкортстан башкаласында Уфа хосписын ачылды, аның белгечләре күп кенә пациентларга ярдәм итте. Учреждение балаларга һәм өлкәннәргә паллиатив ярдәм күрсәтүнең мөһим функциясен үти.

Бер меңнән артык кеше хосписта ярдәм алды инде. Учреждениенең күчмә хезмәте тагын да күбрәк тәрбияләнүчеләрне колачлый - хезмәткәрләрнең бригадалары йортка 3 600дән артык бару оештырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров июльә Уфа хосписында булды һәм аның коллективын учреждение ачылуның беренче еллыгы белән котлады.

- Бер ел элек нәкъ шушы көннәрдә хосписны ачтык, һәм барысының да күңеле күтәренке иде. Бу республикада шундый беренче зур хоспис. Биредә шәфкатьлелек үзәге, хәйриячелек үзәге, кешенең иң яхшы теләкләре үзәге һәм, иң мөһиме, өмет үзәге, - диде Радий Хәбиров.

Уфа хосписы ничек төзелде? Аның диварларында нинди ярдәм күрсәтелә? Бу хакта һәм башка күп нәрсәләр турында “Уфа хосписы. Безгә бер ел” фильмын түбәндәге сылтанмалар буенча карап белергә мөмкин: https://bash.news/bst/translyacii-bst/127666-film-ufimskii-xospis-nam-odin-god. “ВКонтакте”да: https://vk.com/wall-27097047_357288, “Одноклассники”да https://ok.ru/bashtv/topic/157148384180407


Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: