+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 июль , 14:04

Кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак

Күпмегә?

Кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак
Кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак
Русия Дәүләт думасы депутатлары икенче укылышта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар өчен пенсиягә ай саен 1200 сум индекслана торган өстәмә түләүне күздә тотучы төзәтмәне хуплады.

Бу башлангыч пенсионерларның аеруча зәгыйфь категорияләренең матди хәлен яхшыртуга, аларга өстәмә керем чыганагы булдыруга юнәлтелгән. Өстәмә түләү күләме инфляция шартларында аның сатып алу сәләтен саклап калу өчен даими рәвештә индексланачак.

Өстәмә түләүне автомат рәвештә билгеләү яңа чараның мөһим аспекты булып тора. Пенсионерларга гариза бирергә яки өстәмә процедуралар узарга туры килмәячәк. Түләү төп пенсия белән бергә башкарылачак, бу өстәмә акча алу процессын гадиләштерәчәк.

Моннан тыш, өстәмә түләү күләме, илнең төрле төбәкләрендә яшәү үзенчәлекләрен исәпкә алып, район коэффициентына артачак. Бу пенсионерларга гаделрәк һәм максатлырак ярдәм күрсәтүне тәэмин итәчәк.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: