Алдагы елда Русия гражданнары өчен пособиеләр күләме сизелерлек артачак. Дәүләт думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр иткәнчә, йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 794,4 мең сумга кадәр артачак, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие 68,9 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, 2025 елда бер көн эчендә "больничный" буенча түләүләрнең максималь күләме ике тапкырдан артыкка — 5,7 мең сумга кадәр арттырылачак.
"Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 2025 елда 9,5 процентка артачак. Страховка пенсияләре һәм аларга билгеләнгән түләүләр ике тапкыр индексланачак: 2025 елның 1 февраленнән - 4,5 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән 2,2 процентка", — дип өстәде Екатерина Стенякина.
2024 елда шулай ук Русия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр өчен пособиеләр артачак.
Пособиеләрнең 4,5 процентка артуы көтелә.
Динар Кәлимуллин фотосы.