-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 август , 12:50

Башкортстан пенсионерларына түләүләр артачак

Күпмегә?

Башкортстан пенсионерларына түләүләр артачак
Башкортстан пенсионерларына түләүләр артачак

Башкортстанда кайбер категория пенсионерларның пенсиясе артачакк. Бу хакта Русия Социаль фондының Башкортстандагы филиалының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, яңалык эшләүче пенсионерларга кагыла. 1 августтагы яңадан исәпләүләр узган ел эш бирүчеләр страховка кертемнәрен түләгән 213 мең пенсионерга кагыла.

— 1 августта Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге республикабызның эшләүче пенсионерларының страховка пенсияләрен арттырачак, - диделәр ведомствода. - Яңадан исәпләү автомат рәвештә булачак, бернинди гариза бирергә кирәкми.

Пенсияләрне августта яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югары булса, пенсия шулкадәр күбрәк арта. Максималь өстәмә өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Коэффициентның үз бәясе кешенең пенсиясен рәсмиләштергән елына бәйле.

Фото: Динар Кәлимуллин

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: