-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 август , 19:54

Кемнәрнең пенсиясе артачак?

Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрнең кайбер категорияләре өчен пенсияләргә өстәмә түләү турындагы канунга кул куйды.

Кемнәрнең пенсиясе артачак?
Кемнәрнең пенсиясе артачак?
Русия Президенты Владимир Путин түбәндәге категория гражданнар өчен пенсиягә ай саен 1200 сум өстәүне күздә тоткан законга кул куйды.

Бу акча кемнәргә өстәлә?

- 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар;

- 1нче группа инвалидлар, балачактан бу группа инвалидлардан тыш.

Әлеге өстәмә ел саен Ерак Төньякта һәм тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләр өчен район коэффициентына индексланачак һәм арттырылачак.

Граждан ике пенсия алган очракта, аларның берсенә генә өстәмә түләү кулланылачак, дип төгәлләштерелә. Бу пенсияне түләү туктатылганда, өстәмә икенче пенсиягә күчереләчәк.

Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин аңлатмаларына караганда, әлеге чара 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Моңа кадәр ай саен 1200 сум күләмендә эшсез, инвалидларны һәм өлкәннәрне караучы гражданнарга түләнә иде. Хәзер исә бу акчалар турыдан-туры пенсионерларга һәм инвалидларга юнәлтеләчәк.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: