-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
14 август , 20:06

Кайсы хатын-кызлар 565 мең сумлык түләү алырга мөмкин?

Башкортстанда хатын-кызлар өчен яхшы хәбәр җиткерделәр.

Кайсы хатын-кызлар 565 мең сумлык түләү алырга мөмкин?
Кайсы хатын-кызлар 565 мең сумлык түләү алырга мөмкин?
Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елда йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиенең максималь күләме шундый. Яшь әниләргә түләнә торган минималь сумма 101 мең сумнан артык тәшкил итә. Суммалар район коэффициентын исәпкә алып күрсәтелгән.

Агымдагы елның җиде аенда йөклелек һәм бала табу буенча пособие Башкортстанда теркәлгән оешмаларда эшләүче 11 197 хатын-кызга бирелгән. Бу түләүләргә Социаль фонд 1,86 миллиард сумнан артык акча җибәргән.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиене дәваханә кәгазе нигезендә түлиләр. Күпчелек очракта ял 140 көн дәвам итә.

Социаль фондта аныклаганча, пособие күләме ике календарь ел эчендә хатын-кызның уртача хезмәт хакының 100 процентын тәшкил итә. Стаж түләү күләменә йогынты ясамый. Сумма ялның бөтен чоры өчен бер тапкыр түләнә.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: