-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 август , 13:25

Социаль контракт буенча ярдәм алдылар

Башкортстанда узган 7 айда 2,8 мең социаль контракт төзелгән. Программада катнашучыларга 514,4 млн сум түләнгән.

Социаль контракт буенча ярдәм алдылар
Социаль контракт буенча ярдәм алдылар
Контрактларның 69 %тан артыгы балалы гаиләләр белән төзелгән. Республиканың 1915 гаиләсендә шәхси хуҗалык булдырганнар, бизнесларын башлап җибәргәннәр, авыр тормыш шартларында ярдәм алганнар яисә гаиләнең өлкән әгъзалары эш тапкан.

- Адреслы дәүләт ярдәменең төп максаты - мохтаҗ гаиләгә яисә гражданга ярлылыктан чыгу өчен шартлар булдыру. Ел саен мондый адреслы социаль ярдәмне, социаль контрактка нигезләнеп, республиканың 5 меңгә якын кешесе ала, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада адреслы ярдәмнең иң кирәкле юнәлешләре – шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару. Алар буенча ел башыннан 938 һәм 719 контракт төзелгән.

2024 елдан социаль контракт бирү социаль казначылык принципларына күчерелде. Исегезгә төшерәбез: җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан түбән булган республика халкы социаль контрактны, шул исәптән бизнес ачуга да, төзи ала. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы учреждениеләрендә авыр тормыш хәлендә булган кеше, нинди учреждениегә мөрәҗәгать итүенә карамастан, ярдәмнең барлык чаралары буенча "бер тәрәзә" режимында консультация ала алсын өчен хезмәт күрсәтүнең «җөйсез» моделе төзелә. Гаризаны социаль яклау органнары, КФҮ бүлекчәләре аша да, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша да бирергә мөмкин.

Программада катнашу шартлары буенча җентекле консультацияне республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең барлык филиалларында, мәшгульлек үзәкләрендә, республиканың Гаилә хезмәтләрендә, шулай ук КФҮ бүлекләрендә алырга мөмкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: