Уфага социаль хезмәт күрсәтүнең стационар оешмалары һәм бу өлкәдә ил субъектлары хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре килде. Семинар эшендә Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү департаменты референты Елена Бакулина, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева һәм башка экспертлар катнашты.
- Бүген без психоневрология интернатларында яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча Башкортстанда тормышка ашырыла торган «Юл картасы»ның беренче нәтиҗәләрен күрәбез. Без гендер бүленештән киттек - 8 интернатта опекага алынучыларның гендерсыз яшәвен оештырдык, бездә инде гаилә парлары барлыкка килә. Инвалидларны укытуга, шул исәптән һөнәри белем бирүгә зур игътибар бирәбез. Тәрбияләнүчеләрне һөнәри укыту Бүздәк, Югары Троицк интернатлары каршында оештырылган. Һөнәри белем алган тәрбияләнүчеләр бакчачылар, пешекчеләр, тегүчеләр булып үз учреждениеләрендә эшкә урнаша, параллель рәвештә алар мөстәкыйль рәвештә тормыш алып барырга һәм бюджетны планлаштырырга өйрәнә. Салават мәгариф институтында эшләүче 17 кешенең 12се чит оешмаларда, шул исәптән «Газпром» предприятиесендә эшли, - дип санап китте республика интернатларындагы уңай үзгәрешләрне Урал Килсенбаев.
Ольга Баталина билгеләп үткәнчә, интернатларны тулысынча яңадан эшләтеп җибәрү вакыты җитте. Максат - нәтиҗәдә кызыксынган команданың көче белән психик тайпылышлы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Спикер төбәкара элемтәләрне ныгытуны әлеге системалы эшнең мөһим өлеше дип атады.
Башкортстанның стационар учреждениеләре системасы эше турында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 15 стационар учреждениедә даими нигездә 5 мең психик тайпылышлы граждан яши.
Министр шулай ук республикада озак вакытлы карау системасына кертелә торган стационарны алмаштыра торган технологияләр, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионатлар төзегәндә дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү турында сөйләде.
Министр хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен күтәрү буенча эшнең ничек оештырылуы, остазлык системасының үсүе, терәк звено булып торган Директорлар советының эшләве турында җентекләп сөйләде, шулай ук «Картлык шатлык булсын өчен» хәйрия фонды йөзендә даими партнерларга рәхмәт белдерде.