-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 август , 10:49

Бер яшьлектә, бер...

"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың 18 муниципаль берәмлегеннән бер меңнән артык "көмеш яшьтәге" турист Уфаның 450 еллыгына багышланган юбилей чараларында катнашачак.

Бер яшьлектә, бер...
Бер яшьлектә, бер...

Программа Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла, проектның операторы - «Туризмны үстерү үзәге» оешмасы.

- Бүгенге көндә өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлыгын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән программалар аеруча актуаль. "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризми" төбәк Башлыгы Радий Хәбировның 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар (хатын-кызлар) һәм 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар (ирләр) өчен махсус туристик программалар тәкъдим итүче уникаль башлангычы булып тора, - дип шәрехләде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Әлеге проект өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген һәм актив яшәү рәвешен саклауга юнәлтелгән. Башкортстан буйлап экскурсия сәфәрләре һәм вакыйгалы чараларда катнашу мәдәни-рухи баюга гына ярдәм итми. Алар социаль элемтәләрне ныгыта һәм программада катнашучыларның психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

Мондый бер көнлек туристик сәяхәтләрне оештыруга республика бюджетыннан 48 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ел ахырына кадәр әлеге проектта тагын 4 605 өлкән буын вәкиле катнаша алачак.

Проектта катнашу өчен сайтта мөстәкыйль рәвештә теркәлергә мөмкин https://долголетие.соцтуризмрб.рф яисә яшәү урыны буенча муниципаль район, шәһәр округы хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда белгечләр, булачак сәяхәтче белән бергә уңайлы маршрут һәм дата сайлап, турны броньларга ярдәм итәчәк.

Кконсультацияләр һәм аңлатмаларны 8 (347) 218-17-20 телефоны буенча алырга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: