- Республика туристлар өчен кызыклы төбәк булып тора. Бу, барыннан да элек, табигать, этник, безнең шифаханәләрнең бөтен потенциалы - алар бездә 60тан артык, һәм алар федераль рейтингларда алдынгы урыннарны били. Төбәк хакимияте туристлар кире кайтсын өчен барлык шартларны да тудыра. Безнең ведомство әлеге инициативаны хуплый һәм без Идел буе федераль округында шундый ук учреждениеләр арасында юлламалар бәясен тотып торабыз. Бер койка-көннең минималь бәясе "Зеленая роща" шифаханәсендә 2 мең сумнан аз гына күбрәк (2 019,63 сум), уртача - 4 мең сум (4 062,41 сум), - дип шәрехли җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Фото: pravitelstvorb.ru