Киләсе елдан Русиядә пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча индексацияләнәчәк.
Элеккечә, елына бер түгел, ә ике тапкыр. Бу хакта Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының "Кеше ресурслары белән идарә итү" база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец белдерде.
Түләүләрне арттыруга картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучылар исәп тота ала. Индексациянең беренче этабы, соңгы еллардагы кебек, 1 гыйнварда түгел, ә 1 февральдә узачак.
Белгеч белдерүенчә, аның күләме үткән елдагы инфляция дәрәҗәсенә бәйле, ул 4,5 процент тәшкил итәчәк.
Динар Кәлимуллин фотосы.