Русия Икътисади үсеш министрлыгы илдә хезмәт хаклары үсешенә карата оптимистик фараз бастырды. Ведомство хисабы нигезендә, уртача айлык номиналь хезмәт хаклары (НДФЛны тотып калганчы) якындагы дүрт ел дәвамында 35 процентка артачак, дип хәбәр итә «Ведомости» басмасы.
Әгәр фараз чынга ашса, 2027 елга Русиядә уртача хезмәт хакы 119 мең сумга җитәчәк. Быел ук 88 мең сумга кадәр үсеш көтелә, бу "Росстат"ның шушы елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы турындагы мәгълүматлары белән раслана - 83 мең сум.
Алдагы елларда хезмәт хакларының фаразланган үсеше:
2025 ел: 99 мең сум (2024 елга карата +13,2 процент)
2026 ел: 110 мең сум (+10,2)
2027 ел: 119 мең сум (+8,3)
Фото: "Башинформ" агентлыгы.