-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
24 сентябрь , 16:08
300 мең сум хезмәт хакы аласызыгыз киләме?
Димәк, түбәндәге вакансияләр сезнең өчен.
300 мең сум хезмәт хакы аласызыгыз киләме?
Башкортстанда яшәүчеләргә 300 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Эш урыннары Уфа, Нефтекама, Мәләвез, Бөре, Уфа һәм Ярмәкәй районнарында урнашкан.
Эшкә урнашу турындагы мәгълүмат Башкортстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең интерактив порталында бастырылган.
23 сентябрьгә түбәндәге вакансияләр актуаль:
- изоляцияләүче-пленкачы, Нефтекама шәһәре, «НГС-Персонал» җәмгыяте, хезмәт хакы 90 меңнән 300 мең сумга кадәр;
- контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, Нефтекама, «НГС-Персонал» җәмгыяте, хезмәт хакы 135 меңнән 165 мең сумга кадәр;
- электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, Нефтекама, «НГС-Персонал» җәмгыяте, хезмәт хакы 120 меңнән 165 мең сумга кадәр;
- көч челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электр монтажчысы, Нефтекама, «НГС-Персонал» җәмгыяте, хезмәт хакы 120 меңнән 180 мең сумга кадәр;
- электр җайланмаларына хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, муниципаль берәмлекләр, «Уфаэнергоучет» җәмгыяте, хезмәт хакы 90 меңнән 300 мең сумга кадәр;
- көч челтәрләре һәм электр җиһазлары буенча электр монтажчысы, Нефтекама, «Нефтегазстрой» җәмгыяте, 120 меңнән 165 мең сумга кадәр;
Вакансияләрнең тулы исемлеге белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин:
https://i-gazeta.com/news/novosti/2024-09-23/v-bashkirii-poyavilis-vakansii-s-zarplatoy-do-300-tysyach-rubley-3942356
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Азык-төлеккә талон системасы кертелергә мөмкин