Республиканың юл-транспорт комплексы Идел буе федераль округында иң үсешкәннәрдән исәпләнә, атап әйткәндә, юллар озынлыгы буенча беренче урынны били. Соңгы чорда Башкортстан аша үтүче федераль трассаларда зур төзелешләр бара, мәсәлән, М-7 трассасының 20 чакрымлы юл участогы яңартыла. Шул ук вакытта, төбәк һәм муниципальара юллар да игътибар таләп итә.
Благовар районының Былышлы авыл биләмәсендәге юлларның да зур гына өлеше төзекләндерүне таләп итә. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин белдерүенчә, төбәк аша берничә категориягә караган юллар үтә. Гомумән, бу юнәлештә җитәкченең мәгълүматы шактый бай һәм төгәл, теге яки бу юлның озынлыгын, мәсәлән, метрына кадәр белә. Хакимият документларыннан күренүенчә, күләмлеләрдән саналган Языково – Былышлы – Чишмә муниципальара юлының озынлыгы 28 чакрым. Район дәрәҗәсендәге, ягъни Былышлы авыл биләмәсенә кергән авылларны тоташтыручы юллар 14 чакрым тәшкил итә, урам юллары исә барлыгы 11 чакрымнан аз гына күбрәк.
Туган төбәгендә озак еллар колхоз рәисе, аннары авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып хезмәт салучы Радик Тәлгать улы әлеге юлларның торышы өчен борчыла. Финанс мөмкинлеге булса, юл төзелешен хәстәрләүдә бай тәҗрибәле җитәкченең туган тарафларында бу мәсьәләне нәтиҗәле хәл итә алырына шик юк, чөнки Киров исемендәге хуҗалык рәисе чагында да авылара юлларны тәртипкә китерүгә зур көч салды. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасына күчкәч тә Сарайлыдан Иске Усман авылына юлны яңарту хәстәрен күрде.
Хәзерге чорда юлларны яңартуда төп ярдәм чарасы – бу юнәлештәге федераль һәм республика программаларында катнашу.
– Башкортстанда бу юнәлештә күп эшләнә, гамәлдәге максатлы программаларны аерым төбәкләр нәтиҗәле файдалана, – ди Радик Габидуллин. – Авыл районнарында юллар яңартылуын күреп торабыз. “Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү” программасы, мәсәлән, зур гына мөмкинлекләр бирә, андагы шартлар безгә дә туры килә. Моннан тыш, авылларда юллар челтәрен үстерү буенча максатлы башка чаралар да тормышка ашырыла. Шуны күздә тотып, максатлы чараларда катнашу буенча эш башлап җибәрдек, тиешле органнарга рәсми хатлар юлланды. Бу юнәлештә республиканың “Юл хуҗалыгы идарәсе”, “Башкиравтодор” кебек оешмалар белән ныклы бәйләнешләр булдырдык. Игелекле гамәлләргә киң җәмәгатьчелек тә кушылды, Былышлы төбәгеннән чыккан күренекле якташлар җәлеп ителде.
“Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан”, диләр. Былышлы авыл биләмәсе халкының юл мәсьәләсен хәстәрләве тиешле яклау тапты. Атап әйткәндә, Языково – Былышлы – Чишмә муниципальара юлының Былышлы төбәгендәге 3,3 чакрымлы участогын яңарту республика Юл хуҗалыгы идарәсенең быелгы планына кертелде һәм шушы көннәрдә биредә эш башланды. Подрядчы сыйфатында юлны яңарту Бүздәк юл ремонтлау-төзү идарәсенә йөкләтелде.
Шунысы куанычлы, Башкортстанның атказанган төзүчесе, Русиянең мактаулы юл хезмәткәре Раил Фәррахов җитәкчелек иткән предприятие җитештерү куәтләре белән “Башавтодор”да яхшы билгеле. Моңарчы башкарылган эш күләмнәре дә зур гына – еллык планнар даими рәвештә арттырып үтәлә. “Башавтодор”дагы структур үзгәрешләргә бәйле, Благовар, Шаран һәм Туймазы районнарындагы төрдәш предприятиеләр Бүздәк юл ремонтлау-төзү идарәсенә беркетелде, эреләтү нәтиҗәсендә аның техник мөмкинлекләре дә нык артты.
– Башкарасы эш күләме шактый зур, – ди Раил Фәррахов. – Объектның смета бәясе 107 миллион сум тәшкил итә, шуңа ярашлы, тәүдә юлның иске өслеген алып, ком-чуерташтан торган яңа катлам түшәү таләп ителә. Проектта каралганча, юл төзелеше заманча технологияләр буенча алып барыла, эшнең сыйфатына аерым игътибар биреләчәк. Кыска гына итеп әйткәндә, юл төзүчеләргә эш күп, әмма куелган бурычны тиешенчә үтәп чыгачакбыз.
Җитәкченең сүзен коллектив анык эш белән ныгыта. Төзелеш башлану белән Былышлы төбәге урамнары техника белән тулды, дип әйтергә мөмкин. Аерым көннәрдә биредә 20дән артык берәмлек юл техникасы эшли. Комташ ташу җитез бара, бу эшкә 8 “КамАЗ” машинасы җәлеп ителгән. Юл мастеры Денис Бакиров уңган шоферлардан Павел Аникин, Раил Сибәгатуллин, Андриян Мищенко, Ришат Гыйззәтуллиннарны атады, карьердан алар сменага 10 рейс ясый.
Төзелешкә иң оста грейдерчылар да җәлеп ителгән. Фидан Нигъмәтҗанов – шуларның берсе, бу вазыйфада ул егерме елдан артык хезмәт сала. Рәдиф Галиев та коллективта бай тәҗрибәле грейдерчы буларак билгеле. Мондый осталар эшләгәндә, юллар тигез дә, ышанычлы да булачак.
Эш көйле барсын өчен авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллинның – үз мәшәкатьләре.
– Юлны төзекләндерә башлауны авыл халкы шатланып кабул итте, – ди ул. – Төзүчеләргә нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартларны да тудырырга тырышабыз.
Проект буенча яңартыласы 3 чакрым озынлыктагы юл Былышлы төбәгенең Сәйтәк, Яңа Бүләк авыллары аша үтә. Шул ук вакытта, юл төзүчеләр белән килешеп, аерым үзгәрешләр кертергә дә исәп тоталар. Атап әйткәндә, авыл биләмәсе үзәгендәге төп мәйдан юлын яңартып, биредә дә асфальт түшәү күздә тотыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.