+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 Ноября 2024, 03:15

Гомерләр озын һәм актив булсын!

2020 елда республикада «Демография» гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында "Башкортстанда озын гомерлелек" проектын эшләтеп җибәрделәр. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм социаль-мәдәни үсешен арттыруга, аларның сәламәтлеген ныгытуга, гомер озынлыгын һәм актив озын гомерлелекне арттыруга юнәлтелгән.

Гомерләр озын һәм актив булсын!Гомерләр озын һәм актив булсын!
Гомерләр озын һәм актив булсын!
Проектны гамәлгә ашыру елларында анда 690 мең кеше катнашкан, быел - 290 меңгә якын кеше, яки республикада яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең 30 проценты.

Мондый мәгълүматларны Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников китерде. Проектта Калтасы, Мишкә, Дәүләкән, Краснокама, Әлшәй районнары һәм Агыйдел халкы аеруча актив катнаша икән.

Туризм юнәлешенә 20 037 кеше җәлеп ителгән. Болар - Беларуська сәфәрләр һәм Башкортстан буенча бер көнлек турлар. Физкультура 80 меңнән артык пенсионерны җәлеп иткән. Сәламәтлек юнәлеше кысаларында шәһәрләрдә һәм районнарда спорт төркемнәре оештырылган, "Сәламәтлек сукмаклары" ачылган, ГТО нормативларын тапшырган гражданнар 10 мең сумлык сертификат алган. Соңгысына узган елда 2 меңнән артык кеше ия булган. Волонтерлык 10 меңнән артык кешене кызыксындырган.

Башкортстанда 50 яшьтән өлкәнрәк 2655 кеше икенче белем алган. Вакансияләр ярминкәләрендә 3501 граждан катнашкан. Мәдәният юнәлеше кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр иҗади сәләтләрен үстерә, яңа хоббилар үзләштерә, фестивальләрдә катнаша. Мондый чараларда бу елның 3нче кварталы йомгаклары буенча гына да 150 граждан катнашкан.

"Бу программа, чынлыкта, безнең өчен иң мөһиме булып тора. Эшләгез. Башка төбәкләрдәге кызыклы нәрсәләрне карарга кирәк. Мин «Башкортстанда озын гомерлелек»нең барлык 7 юнәлеше вәкилләре белән сөйләшергә, безнең кайда эшләп бетермәвебезне белергә теләр идем», – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас