+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
7 ноябрь 2024, 03:10

Депутатлар хатын-кызлар пенсиясе яшен караячак

Эшләрнең мондый торышы Русия Конституциясенә каршы килә, ди алар.

Депутатлар хатын-кызлар пенсиясе яшен караячакДепутатлар хатын-кызлар пенсиясе яшен караячак
Депутатлар хатын-кызлар пенсиясе яшен караячак
Русия Закон чыгаручылар советы Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан эшләнгән "Страховка пенсияләре турында" Федераль законның 5нче кушымтасына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон проектын хуплады һәм аны Дәүләт думасына кертүгә тәкъдим итте. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, закон проекты дәүләт һәм муниципаль идарәдә эшләүче хатын-кызларны пенсия белән тәэмин итүгә кагыла. Бу категория хезмәткәрләрнең пенсия хокуклары кысылган. 2023 елдан безнең илдә картлык буенча страховка пенсиясе ирләргә - 65, хатын-кызларга 60 яшьтән билгеләнә. Шул ук вакытта «Страховка пенсияләре турында» Федераль законның 5нче кушымтасында югарыда аталган категориядәге хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгуның башка яше билгеләнгән: 2024 елда - 61 яшь, 2025 елда – 62 яшь һәм 2026 елдан башлап - 63 яшь. Эшләрнең мондый торышы РФ Конституциясенә каршы килә, ул яшь буенча социаль тәэмин итүне гарантияли һәм вазыйфа хәленә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең тигезлеген игълан итә. Башкортстан депутатлары бу норманы яңадан карап чыгарга тәкъдим итте.

Шул рәвешле, закон проекты дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре булган хатын-кызлар өчен картлык буенча иминият пенсиясен 63 яшькә җиткәч түгел, ә 60 яшькә җиткәч билгеләүне күздә тота.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас