-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 ноябрь 2024, 19:21

Яңа фатир ачкычлары алдылар

Әбҗәлилдә тагын 12 кешенең торак мәсьәләсе хәл ителде. Анда ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятимнәргә өр-яңа фатирлардан ачкыч тапшырылды.

Яңа фатир ачкычлары алдылар
Яңа фатир ачкычлары алдылар

Яшьләрне һәм аларның шатлыгын уртаклашырга килгән якыннарын район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фуат Маһиянов тәбрикләнде.

Фуат Рәфкать улы ятимнәрнең торак мәсьәләсен хәл итүгә агымдагы елда Хөкүмәттән районга 62 миллион сум акча бүленүен, 22 яшь кешенең тораклы булуын, ә теләкләре булганнарга торак сатып алуга сертификат бирелүен, ә калганнарның бүгеннән яшәргә әзер, бөтен уңайлыклары булган яңа фатирлар белән тәэмин ителүен билгеләде.

Үзаллы тормышка ачкыч алучылар исеменнән рәхмәт сүзе белән Озерный авылыннан Юлия Галимова чыгыш ясады. Ул дүрт яшьлек чагыннан үзен гаилә тәрбиясенә алып, наз-сөюгә чорнап үстергән әти-әнисенә, озак еллар дәвамында тормыш-көнкүреше белән даими кызыксынып торган опека хезмәткәрләренә һәм үсеп җиткәч тә кайгыртучанлык күрсәткән урындагы хакимияткә рәхмәт белдерде.

Әйе, Юлия бу көнне дулкынланып көтеп алган. Яшь ана 11 айлык улы Әмир белән хәзер яңа фатирга башка чыгачак.

Фото: oskon.info

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: