"Бу икътисадның, эшкәртү сәнәгатенең интенсив үсеше белән бәйле. Эшкәртү сәнәгате һәм "оборонка“ предприятиеләре 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы булган вакансияләр тәкъдим итә. Төбәк буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бездә табибларга, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка белгечләргә ярдәм чаралары күп.
Аллаһка шөкер, миграция сәясәте безнең файдага үзгәрде, бездә китүгә караганда республикага күбрәк кеше килә. Бик мөһим: яшьләрнең сальдосы да нык үзгәрде - укырга килүчеләр дә башка субъектларга киткәнгә караганда күбрәк. 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның гомум саны һәм бюджет урыннары саны туры килә диярлек. Һәр студентның бюджет урынына эләгү мөмкинлеге бар.
Шул ук вакытта илнең башка төбәкләре арасында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча без беренче рольләрдә түгел, 35-40нче урыннарда. Шуңа күрә омтылырлык урыннар бар. Безнең хезмәт хаклары шулай үсәр дип уйлыйм", - диде Радий Хәбиров.
Фото: башинформ