+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
4 декабрь 2024, 10:51

Башкортстан Русиянең юридик башкаласы статусын алырмы?

Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанга Русиянең юридик башкаласы статусын бирү тәкъдиме белән чыкты.

Башкортстан Русиянең юридик башкаласы статусын алырмы?Башкортстан Русиянең юридик башкаласы статусын алырмы?
Башкортстан Русиянең юридик башкаласы статусын алырмы?
Арытаба журналистлар сорауларына җавап биргәндә Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстанга Русиянең юридик башкаласы статусын бирү әлегә шартлы характерда, дип белдерде. Мәскәү һәм Санкт-Петербург үрнәгендә, ул башка төбәкләрне үстерүгә стимуллаштыру өчен бирелә. Әмма Башкортстан бу исем өчен көрәшәчәк, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы.

Русия Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Уфада юридик форум кысаларында узган матбугат чарасында урындагы үзидарә турындагы закон проектына 940 төзәтмә кертелүен хәбәр итте. Аны эшләгәндә закон чыгаручылар төрле төбәкләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алган.

- Барысын да җентекләп язып куярга тырышабыз, чөнки һәр хәреф артында бик күп кеше торуын аңлыйбыз. Юридик формулировкалар абстракт түгел. 940 төзәтмә кертелгән инде, болар барысы да гаять зур тарих, беркайчан да тәмамланмый торган авыр эш. Әлбәттә, субъектларның хокуклары бозылырга тиеш түгел. Шуңа күрә моны этаплап эшләргә кирәк, - дип ассызыклады спикер.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас