"Лента.Ру" басмасы хәбәр итүенчә, 2025 елда ул 15 250 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Русиянең Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдергән.
Әгәр дә гражданның социаль пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, аңа шул дәрәҗәгә кадәр өстәп түләнәчәк, ди депутат. Шуны да онытмаска кирәк, һәр субъектта үзенең яшәү минимумы билгеләнгән, ул федераль дәрәҗәдән югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин.
"Ниндидер төбәктә түбәнрәк булса, федераль бюджеттан өстәп түләнелә, ә ул югарырак булса, төбәк бюджеты түләячәк", ди Светлана Бессараб.
Фото: Динар Кәлимуллин.