Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов аз керемле гражданнарга ярдәм итү өчен ел саен 10 мең сум күләмендә түләү билгеләргә тәкъдим итте. Мондый мөрәҗәгать белән ул вице-премьер Татьяна Голикова алдында чыгыш ясады.
Түләү кемнәргә тиеш?
1) Йорт хуҗалыгының бер әгъзасына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган балалы гаиләләргә;
2) балаларын тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга;
3) ялгыз яшәүче пенсионерларга.
Бу чара халыкның өстәмә финанс ярдәменә мохтаҗ булган категорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Борис Чернышов сүзләренчә, бер тапкыр бирелә торган түләүне финанслауны федераль бюджетның тотылмаган акчаларын яңадан бүлү хисабына тормышка ашырырга мөмкин. Әйтик, 2023 ел ахырында бюджетта 603,5 млрд сум файдаланылмыйча калган.
Парламентарий фикеренчә, әлеге акчаларны аз керемлеләргә ярдәм итү өчен куллану - акыллы һәм нәтиҗәле адым, ул авыр тормыш хәлендә калган халыкның шактый зур өлешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: zianzori.ru