Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдында ясаган чыгышында Хөкүмәт Премьер–министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров белдерде.
"Моның өчен медицина инфраструктурасын планлы рәвештә үстерүне дәвам итәчәкбез. Сугыш ветераннары госпитален дә кертеп, 25тән артык хастаханә һәм медицина үзәге ачачакбыз. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруны төгәлләячәкбез. Ерак торак пунктларда медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттырабыз. Фельдшер-акушерлык пунктларына һәм табиб амбулаторияләренә ихтыяҗны тулысынча каплыйбыз.
Ел саен кимендә 160 мең кешене "Сәламәтлек поездлары" белән тәэмин итәчәкбез. Кадрлар кытлыгын бетерү өчен биш ел эчендә 5 мең табиб һәм урта звено белгечләрен җәлеп итәчәкбез. Булачак ата-аналарның репродуктив сәламәтлегенә ярдәм итүгә игътибарны юнәлтәбез. Күп балалыкка ярдәм итүгә басым ясап, туучылар санын арттыру буенча яңа программа формалаштырачакбыз. Хәзер бездә шундый 59 мең гаилә бар. Шул ук вакытта өченче һәм аннан соңгы тууларның чагыштырма күләме арта бара. Аларның саны өчтән бергә артты. Ә туучыларның суммар коэффициенты бездә Русиядәге уртача күрсәткечләрдән артып китә. 2030 елга без аны 1,4тән 1,6га җиткерү бурычын куябыз. Күпбалалы гаиләләр санын кимендә 15 процентка арттыру зарур", - дип билгеләде Андрей Назаров.
Фото: башинформ