0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 декабрь 2024, 17:45

“Безгә матур мәдәният йорты кирәк!”

Мәндән авылы халкы аны төзекләндерү мәсьәләсен республика программасы ярдәмендә хәл итәргә ниятли

“Безгә матур мәдәният йорты кирәк!”
“Безгә матур мәдәният йорты кирәк!”

Әлшәй районы авыл биләмәләре “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында (ППМИ) 2016 елдан бирле катнашып, күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә иреште. “ППМИ-2025” проектына да зур өметләр баглыйлар. Мәсәлән, программа кысаларында Мәндән авыл биләмәсе үзәгендәге мәдәният йортын яңарту планлаштырыла.

Мәндән – Әлшәй төбәгендәге иң борынгы авылларның берсе. Тарихи чыганакларда аның 1778 елда барлыкка килүе турында язылган, нигез салучы булып мишәр Мәндән Мортазин исәпләнә. Хәзерге чорда авыл биләмәсе үзәге Мәндәндә 500дән артык кеше теркәлгән, тарихы 1746 елдан башланган Иске Васильевка авылында өч йөздән күбрәк кеше яши.
Югарыда атап үтелгән мәдәният йорты ике авылдан гына торган авыл биләмәсе өчен зур әһәмияткә ия. Аның 1961 елда төзелгән бинасы нык искергән. Әйтергә кирәк, соңгы елларда ул берникадәр яңартылган, атап әйткәндә, ун еллап элек түбәсе алыштырылган. Әмма Мәндән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Галиев әйтүенчә, бу гына хәлдән чыгу юлы түгел, ППМИга кереп, программа акчалары исәбенә күләмле ремонт үткәрү таләп ителә.
Азат Зайтнур улы авыл биләмәсен 2023 елдан җитәкли. Моңарчы Себер тарафларында вахта ысулы белән эшләп йөрсә дә, туган авылында хәлләр торышы белән яхшы таныш була. Авылдашлар һәм киң җә­мәгатьчелек нык кына кыстагач, сайлап кую юлы белән авыл билә­мәсенә җитәкчелекне иңнәренә ала. Яңа җитәкче тырышлыгы белән кыска гына вакыт аралыгында авылларда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә матур гына үзгәрешләр төсмерләнгән.
Әйткәндәй, аның авыл тормышына яңа сулыш бирү буенча башлангыч­ларына авылдашлары ихлас теләк­тәшлек белдереп, кылган гамәлләрен хуплап каршы ала. ППМИда катнашу максатында, Мәндән авылында беренче тапкыр халык җыены 21 ноябрьдә үткәрелә. Анда авылдашлар игътибарына программаның бурыч­лары, конкурста катнашу шартлары җиткерелә, матди мөмкинлекләр барлана. Оештыру мәсьәләләре дә хәл ителә – ун кешедән торган инициатив төркем сайлана. Әйтергә кирәк, аңа авылның иң абруйлы кешеләре кергән. Төркемнең җитәкчесе итеп Илдус Лотфуллинның сайлануы да моңа мисал. Илдус Талип улы һөнәре буенча мал табибы, бу өлкәдә тәҗрибәсе бай, быел озак еллар намуслы фидакарь хезмәте өчен “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Авыл билә­мәсенең ветераннар Советы рәисе Рәфис Хурамшин, шулай ук, төбәктә билгеле шәхес, гомерен мәгарифкә багышлаган педагог. Ул шулай ук “Башкортстанның атказанган укытучысы” дәрәҗәле исемен йөртә.
Мәндән авылында “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашуга әзерлек менә шул рәвешле башлана. Халык ихтыяры белән төзекләндерү объекты итеп авыл мәдәният йорты сайлануын әйткән идек инде. Әлеге мәсьәләгә багышланган ике җыелыш үткәрелгән, хәзерге чорда конкурс шартларына ярашлы, рәсми документлар әзерләнә.
Бу җәһәттән иң мөһиме: халык башлангычын матди яктан тәэмин итүгә авыл малтабарлары теләк­тәшлек белдергән. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Мир­сәетов – шуларның берсе. Аның хуҗалыгы басучылык һәм тер­лекчелеккә махсуслашкан, биредә 15тән артык кеше хезмәт сала. Авылның терәге булган фермер киң күңеллелеге белән дә ихтирам казанды. ППМИга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр арасында чит төбәкләрдә яшәүче якташлар булуы да куандыра. Хәзерге вакытта Бәләбәйнең уңышлы малтабары саналган Минислам Гыйззәтуллин, мәсәлән, ППМИ фондына акча күчерәчәгенә ышандырган.
Хәзерге вакытта авыл билә­мәсенең ППМИ проектында катнашуына теләктәшлек чараларының кызган мәле, дип әйтергә мөмкин. Шушы максатта “Каз өмәсе” бәйрәме үтте, шулай ук спорт ярышлары да оештырыла. Күңел ачу чараларының үзәгендә Илгиз Шәвәлиев җитәкчелек иткән авыл мәдәният йорты коллективы торуы үзеннән-үзе аңлашыла. Бу яктан мәдәният хезмәткәрләре сынатмый. Атап әйткәндә, алар тырышлыгы белән күргәзмә-мәгълүмати әсбаплар әзерләнеп урнаштырыла, әдәби очрашулар, мәдәни кичәләр оештырыла. Мәдәният йортының “Хозур” халык театрының үзешчән сәнгать осталары әзерләгән спектакль дә зур уңыш казанды. Мәндән үзешчәннәре, Әлшәй районының “Дим” һәм “Дәрман” ансамбльләре составында чыгыш ясап, “Байык-2024” телевизион конкурсында өченче урынны яулады.
“ППМИ-2025” конкурсына әзерлек барышында Мәндән авылы акти­вистларының башкарасы эшләре күп әле. Иң мөһиме – халык “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашуның нәтиҗәле булачагына ышана, димәк, авыл мәдәният йортының яңарачагына шик юк.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: