0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 декабрь 2024, 11:10

Бизнеска социаль контракт ярдәм итә

Бөре шәһәреннән Марина һәм Петр Смирновлар социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасы ярдәмендә ишекләр җыю һәм кую буенча үз цехларын ачты.

Бизнеска социаль контракт ярдәм итә
Бизнеска социаль контракт ярдәм итә
Марина Николаевна программа турында республика Социаль ярдәм үзәге филиалында гаилә өчен пособиеләр һәм ташламалар рәсмиләштерү вакытында белгән. Ул вакытта ишекләр сату белән акча эшләүче ире моның белән кызыксынган, гаилә кичекмәстән бизнес-план төзүгә керешкән, аны махсус комиссия каршында уңышлы яклаган. Зур булмаган адымнар белән гаилә бизнесы үскән: хәзер эшкуарлар үз сатып алучыларына ишек полотносы гына түгел, ә әзер эшләнмә дә тәкъдим итә.

- Ел башыннан социаль контрактлар ярдәмендә Башкортстанда күпбалалы 184 гаилә үз бизнесын башлап җибәрде. Бер ел эчендә республикада адреслы ярдәм программасы буенча гына да бизнес-проектларны республиканың 1200дән артык кешесе гамәлгә ашырды. Башкортстанлыларның эшкуарлык башлангычын гамәлгә ашыру өчен 399 млн сум юнәлтелде - диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Бөре эшкуарларының планнарында - алга таба да киңәю, эш урыннары булдыру һәм үз командасына осталарны җәлеп итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: федераль бюджеттан финанслашу шартларында социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм республикада инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бөтен чорда республика халкы тарафыннан 24,6 мең контракт төзелгән, түләүләргә 2,8 млрд сумга якын акча җибәрелгән. Программада катнашучылар еш кына бизнес нигезенә бьюти-индустрия, клининг һәм химчистка, фотография, юридик хезмәтләр, автомобиль хезмәте һәм бухгалтерлык хезмәтләре өлкәсендәге идеяләрне ала.

Программада катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләрне Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең барлык филиалларында, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә, «Гаилә» үзәкләрендә һәм КФҮ офисларында алырга мөмкин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: