-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Социаль өлкә
27 декабрь 2024, 19:50

Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак

2024 ел "Гаилә елы", "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы" билгесе астында үтте.

Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак
Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм чаралары гамәлдә булды һәм булачак

"Гаилә елы" уңаеннан республикабызда һәм федераль дәрәҗәдә бик күп чаралар оештырылды. Әмма мин бүген гаиләләрнең тормышын үзгәртергә булышлык иткән вакыйгаларга тукталып үтәр идем, - диде төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - 23 гыйнварда илебез Президенты күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында указга кул куйды. Республикада 59 меңгә якын күпбалалы гаилә исәпләнә. Яңа елдан кертелгән социаль ярдәм чараларына килгәндә, шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирелде. Шулай ук, 2025 елга балалы гаиләләр өчен шатлыклы яңалыкларның берсе – әле ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-анадан эшләгән вакытта 13 процент салым тотылса, киләсе елдан ул 6 процент кына булачак.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм белән генә Русия демографик хәлне яхшырта алачак. Шуңа күрә безнең бурыч – бала да табып, профессиональ эшчәнлегендә дә нәтиҗәле аналарны табып, аларны үрнәк итеп күрсәтү. Чөнки хәзер кайбер яшь кызлар, башта - карьера, аннары гына гаилә дип, бала табуны кичектерә. Бу дөрес түгел, чөнки бала үстерү белән карьераны берләштереп алып барырга мөмкин.

Фото һәм оригиналь текст: ye102.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: