0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 декабрь 2024, 09:24

Шатлык һәм игелек чәчтек

Уфада хәйрия аукционы оештырылып, татар балалары Яңа ел белән тәбрикләнде

Шатлык һәм игелек чәчтек
Шатлык һәм игелек чәчтек
Моңа кадәр дә күркәм чаралары белән сокландырып торган Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб бик тә үзенчәлекле чара – хәйрия аукционы оештырды. Сатуга тәкъдим ителгән товарларны мөмкин кадәр зуррак бәягә алырга әзер торучылар да булды, чөнки аукционнан кергән табыш тулысынча изге эшкә – балаларны сөендерүгә юлланды.

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина чараның дөньяга туу тарихы белән таныштырды.
– Яшәүне мәгънәле итәсе килә бит. Дан, мал артыннан гына куып яшәү тиз арыта, андый гомернең энергия алмашы дөрес эздән бармый, – ди Нәфисә ханым. – Менә без янә Яңа ел алды марафонында, без янә тәгәрмәчтәге тиен кебек тыз да быз киләбез. Узып барган елга йомгак ясыйсы, итәк-җиңнәрне җыясы, койрыкларны кыскартасы, дебет-кредитны саныйсы бар, дип ашыгабыз. Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубта да йомгак ясау гадәте бар безнең. Ел саен Яңа ел алдыннан җыелабыз.
 
Уйладык-уйладык та, быел бу кичәне Хәйрия мәҗлесе итеп оештырырга карар иттек. Хәйрияне өләшүчеләр дә, аңа мохтаҗлар да күп заман. Татар дөньясында хәйриячелекнең, иганәчелекнең бай традициясе бар, без аны төрле тарихи документлар аша өйрәнәбез, беләбез, меценатлар турында мәгълүматыбыз җитәрлек. Клубыбыз исемен йөрткән Мәрьям Солтанова-Акчурина үзе дә Уфа губернасы тарихына, беренче чиратта, хәйрия ярдәме белән танылган шәхес булып кереп калган.
Ярдәм Уфаның “Нур” татар дәүләт театры балалар студиясе татар төркеменә дип тәгаенләнде. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы, студиядә тәрбияләнеп, алга таба татар мәдәниятен үстерүгә үзеннән өлеш кертәчәк балаларга рухи терәк тә, матди ярдәм дә бик кирәк!
 
Хәйрия мәҗлесе бер үк вакытта бәйрәм дә бит. Шуңа да килгән кунак бүләксез кайтып китәргә тиеш түгел. Вәкил Шәйхетдиновның картинасы да, “Миллият сүзлеге” кебек саллы китаплар да, хәтта ярты литрлы эреткән атланмай да чүкеч тавышыннан саллы бәягә очты.
 
Аукцион идеясенең авторы – Ландыш Әбүдәрова, ә аны тормышка ашыручы милли җанлы кешеләр – Мөдәрис Шиһабетдинов, Гөлшат Сафина, Ләйсән Сираева, татар дөньясында оста аукциончы Динар Шакиров, кичәнең йөзек кашлары Идрис Газиев, Лилия Сәгыйдуллина, Илдар Габдрәфыйков, студиянең татар төркеме җитәкчесе, армас-талмас Айгөл Юлъякшина һәм студия җимеше, татарча шигырьләре безне таң калдырган Ясминә булды.
 
Чараның уңышлы узуын бигрәк тә дулкынланып күзәткән Ландыш болай ди:
– Соңгы көннәрдә бер бик тә күңелле мәшәкать белән мәшгуль булдым. Тарихы озын. 2010 елдан ук башлана. Ул елда мин Уфадан Казанга кайттым, ләкин Уфа белән аралар өзелмәде. Соңгы алты елда мин анда – Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клуб әгъзасы. Аның җитәкчесе Нәфисә ханым Акчурина белән без аның концепциясен эшләгәндә бер генә ниятне күз уңында тоттык: Мәрьям ханымның башкарган эшләрен дәвам иттерү. Зөһрә Гаспринская-Акчуринаның апасы Мәрьямнең Уфа губернасында кылган игелекле гамәлләре киң билгеле. Мәгълүм гыйбарәдәгечә, традиция – ул көлгә табыну түгел, ә утны тере килеш яшь буыннарга тапшыру.
 
Мәгърифәт белән хәйриячелек утын заман таләпләренә туры китереп дәвам иттерәсебез килде. Ел саен Нәфисә ханым өендә клуб активы Яңа ел бәйрәменә җыела. Шунда аукцион оештырып, кергән сумманы Уфа “Нур” театрының балалар студиясенә тапшырырга булдык. Шәхсән үзем бу аукцион дәвамлы булсын иде дигән теләктә.
– Бу – бүгенге көндә сирәк очрый торган чын милли чараларның берсе, ихласы, – диде картиналарын аукционга бүләк иткән рәссам Вәкил Шәйхетдинов. – Мөселманлык ягыннан караганда изге гамәл кылу, төрле булган, оран салып эшләнмәгән. Уң кулың биргәндә сулы күрмәсен, дигәннәр.
Менә шулай олы эш башкарылды. Алар артыннан иярүчеләр, кабызган утның яктысына тартылучылар булыр, шәт. Чөнки шатлык, игелек бүлешкәннән арта гына!

Айгөл Мәкъсүтова.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: