0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 гыйнвар , 13:26

Бер тапкыр бирелгән пенсия тупланмаларын ничек алырга?

Агымдагы елда аның күләмен 412 мең сумга кадәр арттырдылар.

Бер тапкыр бирелгән пенсия тупланмаларын ничек алырга?
Бер тапкыр бирелгән пенсия тупланмаларын ничек алырга?
Русия пенсионерлары өчен яхшы хәбәр: 2025 елда бер мәртәбә зуррак күләмдә пенсия тупланмалары алу мөмкинлеге барлыкка килде. Соңгы мәгълүматларга караганда, мондый түләүнең максималь күләме 412 мең сумга кадәр арткан.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне кем алырга мөмкин?
Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләү хокукына пенсия яшенә җиткән һәм билгеләнгән лимиттан артмаган тупланмалары булган гражданнар ия була. Агымдагы елда бу лимит - 412 мең сум.

Түләүне ничек алырга?
Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен Русия Социаль фондының территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт һәм шәхесне раслый торган башка документлар булырга тиеш. Социаль фонд белгече кирәкле документларны рәсмиләштерергә һәм түләү суммасын исәпләргә ярдәм итәчәк.

Фото: Динар Кәлимуллин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: