0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 гыйнвар , 21:15

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм - төп бурыч

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашкан 5157 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары шифаханә-курорт дәвалануы алды. Әлеге ярдәм төрен бирүне Башкортсанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тәэмин итә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм - төп бурыч
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм - төп бурыч

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре өчен уңайлы вариантны сайлый ала: шифаханәдә мөстәкыйль ял итәргә, дәвалау курсларын якыннары белән уртаклашырга яисә хатынын яисә ата-анасын (уллыкка алучыларны) дәвалау хокукын тапшырырга мөмкин.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм безнең өчен төп бурычларның берсе булып тора. СВО катнашучылары мөстәкыйль рәвештә шифаханәләр сайларга һәм дәвалау өчен юлламаны броньларга мөмкин. Шифаханәдә әвалануның дәвамлылыгы бер кеше өчен 14 көн яки ике кеше өчен 7 көн тәшкил итә. Моннан тыш, безнең республикада хәрби хезмәткә алынган вакытта һәлак булган яки хәбәрсез югалган СВО ветераннарының туганнары бер тапкыр шифаханә-курорт дәвалануына хокуктан файдаланырга мөмкин, - дип шәрехли Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: