Гомер озынлыгын арттыру тармак үсешенең өстенлекле юнәлеше булып кала.
- Тормыш сыйфатын яхшыртуда сәламәтлек саклау системасы төп роль уйный. Аны үстерү буенча иң мөһим бурычларның берсе – медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, авыруларны киметү, гомер озынлыгын арттыру, актив озын гомерлелеккә ирешү. Соңгы елларда республикада тармакның матди-техник базасын ныгыту, медицина хезмәткәрләренә кадрлар кытлыгын киметү буенча күп эшләр башкарылды. Уфа медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча зур программа башланды, - дип билгеләде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, 2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» яңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру башланды, алар беренчел звенодан алып реабилитацияләүгә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кадәр барлык сәламәтлек саклау өлкәләрен колачлый.
Андрей Назаров Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына халыкның көтелгән гомер озынлыгын планлы рәвештә арттыру өстендә эшләргә кушты. 2025 ел нәтиҗәләре буенча ул 74,06 ел тәшкил итәргә тиеш.