0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 гыйнвар , 20:56

Биш меңнән артык ятим торак белән тәэмин ителде

Башкортстанда 5 меңнән артык ятим торак белән тәэмин ителгән. Бу хакта республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов сөйләде.

Биш меңнән артык ятим торак белән тәэмин ителде
Биш меңнән артык ятим торак белән тәэмин ителде
- Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруның 6 елында 5062 граждан торак алды. Программа чараларына узган елда 2,6 миллиард сум бүлеп бирелде, ел нәтиҗәләре буенча 1029 бала сертификат алды. Түләүләрнең максималь күләме 3,8 миллион сум тәшкил итте. Бирелгән сертификатлардан тыш, республика районнары һәм шәһәрләре хакимиятләре ятим балалар өчен 888 торак сатып алды, - диде Артем Ковшов.

Шулай ук, министр республикада 2030 елга кадәр ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны этаплап бетерү программасы кабул ителүен өстәде. Программа кысаларында ятим балаларга 4950 фатир тапшыру планлаштырыла.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: