Утырышны ачып, республика Башлыгы Координацион советның инде 10 елдан артык эшләвен билгеләп үтте. Ул республика халкына сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтүгә, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән зур эштә хакимият органнарын һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерә.
- Хәзер Советның бурычлары һәм функцияләре киңәйде. Соңгы ике елда без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең мөһим мәсьәләләрен актив хәл итәбез, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы дип игълан ителгән 2025 елда ветераннарны медицина, психологик, социаль тернәкләндерүгә һәм эшкә урнаштыруга аерым игътибар биреләчәген өстәде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителгән тематик 2024 елга төп йомгак ясады.
- Без бик күпне эшли алдык. Уфада «Салют» балалар мәгариф-тернәкләндерү комплексын ачтык, анда бөтен республикадан махсус балалар укыячак һәм сәламәтлеген ныгытачак. Халыкара инвалидлар көнендә социаль такси эшләтеп җибәрдек. Былтыр беренче тапкыр шәһәрләрдә һәм районнарда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту атналары уздырдык, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.