- Халыкка, шул исәптән балалы гаиләләргә, социаль ярдәм күрсәтү, аның нәтиҗәлелеге республика социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләренең берсе булып тора. 2020 елдан социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм федераль бюджеттан берлектә финанслаган шартларда (софинансирование) бирелә. Соңгы биш елда 24,5 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Түләүгә юнәлтелгән акчаларның гомум күләме 2,8 млрд сумнан артып китте, - диде Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров.
Адреслы социаль ярдәм механизмын гамәлгә ашыру турында төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников җентекле сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда өстенлекле тәртиптә социаль контрактлар балалы гаиләләр белән төзелгән. Аларга төзелгән контрактларның гомум саныннан 69% туры килә.
– Социаль контракт ярдәмендә республикада балалар үсә торган 2358 гаилә өстәмә керем чыганаклары булдырды, шуларның 781е - күпбалалы гаилә. Шундый ук халык саны булган Русия субъектлары арасында Башкортстан бу юнәлештә алда бара, - диде Юрий Мельников.
Спикер билгеләп үткәнчә, республика шәхси хуҗалыклар булдырырга теләүче гражданнарның башлангычларын хуплау буенча контрактлар саны буенча да алдынгы позициядә тора – бу юнәлеш буенча республикада бер ел эчендә 806 контракт төзелгән.
Илдә быелдан башлап җибәрелгән һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән яңа «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Күпбалалы гаилә» федераль проекты чараларының берсе булып күпбалалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә өстенлекле социаль ярдәм
күрсәтү торачак.