Индексациядән соң ана капиталы бәясе 690 266,95 сум - әгәр гаиләдә 2020 елның 1 гыйнварыннан соң бер бала туса, яки уллыкка алынса, 2007 елдан 2019 елга кадәр туган яисә уллыкка алынган ике балалы гаиләләр өчен дә шундый ук сумма.
912 162,09 сум - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала, шулай ук аннан соңгы балалар туганда яисә уллыкка алынганда, әгәр элек ана капиталы рәсмиләштерелмәгән булса.
221 895,14 сум — гаиләдә икенче бала туганда өстәмә түләү күләме.
Әгәр ана капиталы суммасы өлешчә файдаланылган булса, калган акчалар шулай ук индексацияләнәчәк.
Ана капиталына хокук бала туган вакытка Русия гражданнары булган ата-аналарда барлыкка килә, шулай ук бала тумышы белән Русия Федерациясе гражданы булганда.
Ана капиталы сертификаты гаризасыз рәсмиләштерелә. Сертификат буенча сумманы "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинетта белергә мөмкин.
Гаилә капиталы акчаларын:
- торак шартларын яхшырту;
- балаларга белем бирү;
- 3 яшькә кадәр балага (балаларга) айлык түләү;
- инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү;
- сертификат хуҗасының тупланма пенсиясенә тотынырга мөмкин.
МӨҺИМ! Ана капиталының 10 мең сумнан артмаган калдыгын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга була.
Ана капиталы белән эш итү турында гаризаны түбәндәгечә тапшырырга мөмкин:
- "Дәүләт хезмәтләре" порталында;
- Башкортстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтләрендә, КФҮдә.
Ана (гаилә) капиталы турындагы законны гамәлгә ашыра башлаганнан алып Башкортстанга 442 361 дәүләт сертификаты бирелгән, 317 256 сертификат хуҗасы гаилә капиталыннан тулысынча файдаланган. Барысы буенча ана капиталы юнәлешләренә гаиләләргә 165,4 млрд сум бирелгән.
Сораулар калдымы? Калса, Башкортстан Республикасы буенча СФР бүлеге белгечләре шушы телефон аша ярдәм итәчәк — 8 800 100 00 01.