+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 февраль 2025, 16:45

Декабрьдә 13нче пенсия түләнәчәкме?

Дәүләт думасында тагын шушы башлангычны карарга җыеналар. Анда пенсионерларга ярдәм итүнең яңа чарасын – 13нче пенсия түләүне кертү турында закон проектын кертү планлаштырыла.

Декабрьдә 13нче пенсия түләнәчәкме?
Декабрьдә 13нче пенсия түләнәчәкме?
Вице-спикер Борис Чернышов тиешле башлангыч әзерләнүе турында хәбәр итте. 13нче пенсия ел ахырында өстәмә Яңа ел алды ярдәме буларак түләнер дип көтелә.

Закон проектына аңлатма язуы нигезендә, түләү барлык пенсионерларга, алар эшлиме-юкмы, каралачак. "Закон проекты тарафыннан страховка пенсияләре, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр һәм «хәрби» пенсияләр алучыларга Яңа ел алды пенсия түләве тәкъдим ителә", – диелә документта.

13нче пенсия күләмен түләү датасына айлык пенсия күләменә тигез итеп билгеләү планлаштырыла. Ягъни, әгәр пенсионер 28 мең сум ала икән, 13нче пенсия дә 28 мең сум тәшкил итәчәк.
 
"13нче пенсия ел саен декабрьдә түләнер дип көтелә. Яңа ел алдыннан барлык гражданнарның да туганнары һәм якыннары өчен бүләкләр, бәйрәм өстәленә азык-төлек сатып алуга бәйле зур акчалата чыгымнары барлыкка килә. Бу чорда гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләре, аларга пенсионерлар да керә, дәүләт тарафыннан аерым игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Закон проекты ел саен декабрьдә пенсионерларга Яңа ел алды пенсия түләвен тәкъдим итә", - диелгән аңлатма язуында. Элегрәк түләүне башка мөһим даталарга туры китерү варианты каралган иде, мәсәлән, пенсионерның туган көненә.

13нче пенсияне түләү идеясе төрле сәяси партияләр тарафыннан яңгырады. 2021 елда мондый тәкъдим белән "Гадел Русия — дөреслек өчен" чыгыш ясады, соңрак инициативаны ЛДПР хуплады.

Закон проекты турында Дәүләт думасында 2023 елда ук инде фикер алышынган иде, ләкин юридик җитешсезлекләр аркасында кабул ителмәде. Былтыр мәсьәлә яңадан актуаль булды, һәм хәзерге вакытта документ эшләп бетерелә.

Бу елның декабрендә 13нче пенсия түләнәчәкме? Бүгенгә закон проектын Дәүләт думасына кабат кертү планнары турында гына билгеле. Инициативаның алдагы язмышы аны депутатлар тарафыннан карау нәтиҗәләренә бәйле.

Фото: башинформ

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас