Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган елның 19 декабрендә узган «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» зур матбугат конференциясе йомгаклары буенча әзерләнгән йөкләмәләр исемлеген раслады. Төп темаларның берсе балалы гаиләләргә социаль ярдәм системасын камилләштерү булды. Бастырылган йөкләмәләр нигезендә, керемнәре билгеләнгән яшәү минимумыннан аз гына артып киткән гаиләләр өчен бердәм пособие билгеләү шартларына аерым игътибар биреләчәк.
Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге йөкләмәләрне гамәлгә ашыру кысаларында Русия Хөкүмәте агымдагы елның 15 маена кадәр пособие билгеләү критерийларын яңадан карау мөмкинлеген булдырырга тиеш. Аерым алганда, гаилә керемен физик берәмлекләр кеременә салымны (НДФЛ) тотып калмыйча исәпкә алырга тәкъдим ителә, бу гражданнарның реаль матди хәлен төгәлрәк бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле айлык пособие билгеләгәндә гаилә керемнәрен исәпләү тәртибен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертү йөкләнде. Үзгәрешләр гаилә кереме исәпләнә торган чорны кыскартуны үз эченә алырга мөмкин, бу исә катлаулы финанс хәлендә калган гражданнар өчен түләүләрне алу мөмкинлеген арттырачак.
Динар Кәлимуллин фотосы.