Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Бу хакта Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
80 мең сум алачаклар:
1) Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар.
2) Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның тол хатыннары.
3) «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар.
4) Концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары.
55 мең сум алачаклар:
1) Бөек Ватан сугышы чорында тылда кимендә алты ай хезмәт иткән төбәк халкы, СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чорыннан тыш.
2) Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән кешеләр.
3) Нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның элекке балигъ булган тоткыннары.
Социаль фондның Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада югарыда әйтелгән түләүләр каралган 7,5 меңнән артык граждан яши, шуның 116сы – Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалидлар.
Динар Кәлимуллин фотосы