+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 февраль 2025, 16:20

"Изге эшләр министрлыгы" утырышы узды

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов җитәкчелегендә узган Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында системаның былтыргы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм бу елга төп бурычларны билгеләделәр.

"Изге эшләр министрлыгы" утырышы узды
"Изге эшләр министрлыгы" утырышы узды
Бүген Башкортстанда 2,3 миллионнан артык кеше, ягъни 62,03%, системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Максатлы күрсәткечнең үтәлеше 105,5% тәшкил итә.

Коллегиядә Русия Паралимпия комитеты генеральный секретаре Андрей Строкин, 13 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова, Башкортстанның спорт һәм физик культура тармагы хезмәткәрләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Руслан Хәбибов, коллегиядә катнашучыларны сәламләп, үткән елда спорт һәм физик культура үсеше буенча республика командасының бердәм эше нәтиҗәсендә Башкортстан «Русия төбәге (спорт үсешенә керткән өлеше өчен): Русия Федерациясенең иң яхшы субъекты» номинациясендә лидерлар өчлегенә керде, дип билгеләп үтте.

- Бүген спорт корылмалары төзелеше темплары һәм аларның саны буенча Башкортстан ышанычлы рәвештә илдә лидерлар рәтенә керә. Соңгы биш елда 1400дән артык спорт корылмасы файдалануга тапшырылган. Узган елда уникаль объектлар – Көрәш сарае, Фехтование үзәге, Өлфәт Мостафин исемендәге Спорт әзерлеге үзәге, Ишкәкле слалом комплексының беренче чираты төзелде. Алар базасында инде төбәк, Бөтенрусия һәм Халыкара ярышлар уза, яшь чемпионнар тәрбияләнә, спорт нәтиҗәләренә ирешелә, – диде Руслан Хәбибов.

Республикада киң таралган спорт төрләренең берсе - җиңел атлетика. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Олимпия резервы училищесы белән җиңел атлетика манежы төзелешен башлап җибәрү турында карар кабул итте. Әлеге башлангычлар Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Уфада узган «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумында һәм Башкортстан Башлыгының Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашуында хупланды.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26164/

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас