+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
24 февраль 2025, 14:40

Ничә ятим торак алачак?

Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә ятим балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Ничә ятим торак алачак?Ничә ятим торак алачак?
Ничә ятим торак алачак?

Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 7,9 меңгә якын ятим бала бар, шуларның 5 меңнән артыгы торак белән тәэмин ителү хокукына ия. Узган ел ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә финанслау күләме ике тапкыр арттырылды һәм 2,6 млрд сумнан артык тәшкил итте, шул исәптән республика бюджетыннан 2,5 млрд сумнан артык акча бүленде.

- Торак белән рекордлы санда ятим балалар тәэмин ителгән - 1029 кеше. План күрсәткече 35 процентка арттырып үтәлгән. Республика моңа кадәр мондый күрсәткечләргә ирешмәгән иде. Агымдагы елда әлеге максатларга 2,8 млрд сумнан артык финанслау каралган, бу 749 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов сөйләде.

Ул искәрткәнчә, Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән Башкортстан Хөкүмәте арасында 2024 елның 24 декабрендә 2024-27 елларда федераль бюджеттан республика бюджетына ятим балаларны тәэмин итүгә субсидияләр бирү турындагы килешүгә өстәмә килешү төзелгән. Әлеге килешү кысаларында 100 ятим баланы тәэмин итү планлаштырыла.

Ул хәбәр иткәнчә, әлеге көнгә 22 муниципаль берәмлек федераль бюджет акчаларына сатып алу процедураларына керешкән.

Киңәшмә азагында Премьер-министр муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә 2025 елның 1 апреленә кадәр ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларының 100% контрактациясен тәэмин итәргә кушты. Төзелеш һәм архитектура министрлыгына күрсәтелгән максатларга юнәлтелгән акчаларның тулысынча үзләштерелүен даими контрольдә тоту йөкләнгән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас