+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
26 февраль 2025, 05:36

СВО ветераннары игътибар үзәгендә!

«Ватанны саклаучылар» фонды инвалид СВО ветераннарының торагын җайлаштыру эшен дәвам итә. Гыйнвар аеннан фондның республика филиалы адаптациягә 88 гариза алган, аларның 74ен тикшергәннәр, 14 торак бинаны җайлаштырганнар. Дәүләкән районыннан Сергей Семенов йорты - шуларның берсе.

СВО ветераннары игътибар үзәгендә!СВО ветераннары игътибар үзәгендә!
СВО ветераннары игътибар үзәгендә!

Слесарь-ремонтчы Сергей Семенов яхшы сугышчы булган - аны Батырлык ордены һәм Шәйморатов медале белән бүләкләгәннәр. Сугышчан бурычны үтәгәндә Сергей аягын югалткан. Хәзер ул өйдә, яраткан эше белән шөгыльләнә.

Сергей - социаль координатор Рәшидә Заһитованың тәрбияләнүчесе. Ул республиканың Дәүләкән районында СВО ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтә.

Рәшидә Заһитова сугышчыга махсус программа турында сөйләгән, ә гариза алганнан соң кирәкле документлар пакетын җыярга һәм «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы карамагындагы инвалидларның торак урыннарын тикшерү буенча муниципаль ведомствоара комиссиягә гариза бирергә ярдәм иткән. Махсус комиссия торакны карау өчен килгән, кирәкле үлчәүләр үткәргән.

Тернәкләндерү чараларын күптән түгел генә урнаштырганнар, әмма, Сергей сүзләренчә, уңайлыкларга тиз ияләшәсең, хәзер аның тормыш шартларын арытаба камилләштерергә планнары бар.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас