2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр балалары туган күпбалалы гаиләләр дәүләттән ипотеканы түләү өчен 450 мең сум алалачак. Бу хакта «Ата-аналар өчен дәүләт хезмәтләре» төркемендә әйтелә. Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин мондый ярдәм чарасын эшләргә кушкан иде.
2019 елдан башлап программадан 665 меңгә якын күпбалалы гаилә файдаланган. Гаризаны 2031 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин булачак, диелә материалларда.
Ипотека килешүе 2024 елның 1 июленә кадәр төзелгән булырга тиеш. Шулай ук, элегрәк гаилә әлеге ярдәм чарасыннан файдаланмаган булырга тиеш, дәгъвачының Русия гражданы һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән булуы мотлак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.