+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Социаль өлкә
23 март , 15:03

Балага махсус түләүне ничек рәсмиләштерергә?

Ул барлык балалы гаиләләргә дә биреләме?

Балага махсус түләүне ничек рәсмиләштерергә?
Балага махсус түләүне ничек рәсмиләштерергә?

Башкортстанда эшләмәүче ата-аналар хәзер яшь ярымга кадәр бала карау буенча махсус пособие рәсмиләштерә ала. Бу хакта мәгълүматны бүген Русия Социаль фондының төбәк бүлеге белдерде.

Түләү 11 619,4 сум тәшкил итәчәк, ләкин аны болай гына алып булмый. Гаиләне чын мохтаҗлыкка тикшерәчәкләр: белгечләр гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен һәм булган мөлкәтен өйрәнәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарның эшләмәвенең җитди сәбәпләре булырга тиеш.

Пособиене ике ысул белән рәсмиләштерергә була: Фондның төбәк бүлегендәге клиент хезмәтенә шәхсән барып, шулай ук, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша гаризаны дистанцион рәвештә җибәрергә мөмкин.

Мөһим момент: бу түләү белән бердәм пособие арасында сайларга туры киләчәк: сезнең гаиләгезгә кайсысы отышлырак. Берьюлы ике вариантны да алып булмаячак.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: