Русия Социаль фонды 2025 елда республика халкы өчен тупланма пенсияне бер тапкыр алу мөмкинлеге турында игълан итте. Бу хакта фондның төбәк бүлеге хәбәр итте, түләүләрне алу шартларын һәм тәртибен ачыклады.
Акчаны 60 яшьтән ир-атлар һәм 55 яшьтән хатын-кызлар, шулай ук вакытыннан алда пенсия алуга хокуклы гражданнар алырга мөмкин. Төп шарт - тупланма күләме 411 750 сумнан артмаска тиеш.
Бу ничек эшли? 2024 елның июленнән түләү формасын билгеләүдә гадиләштерелгән исәпләүнең яңартылган тәртибе гамәлдә. Хәзер барысы да ике факторга бәйле: сезнең пенсия тупланмаларыгызның суммасы һәм түләүләрнең билгеләнгән чоры, ул хәзер 270 ай (22,5 ел) тәшкил итә.
Әгәр тупланма суммасын 270кә бүлгәндә пенсионерның гомумрусия яшәү минимумының 10 процентыннан кимрәк килеп чыкса (ягъни 2025 елда 1525 сумнан кимрәк) — сез барысын да берьюлы аласыз.
Мисал белән карап чыгыйк: ир-ат пенсия яшенә җиткән, аның тупланмасы 405 000 сум тәшкил итә. 270 айга бүлеп, ай саен 1500 сум алабыз. Бу билгеләнгән яшәү минимуныннан кимрәк, шуңа күрә граждан барлык тупланмаларны бер түләү белән алырга хокуклы.
Ә менә айлык исәп-хисап түләүләре бу күләмнән артып китсә - ай саен өлешләп акча алырга туры киләчәк.
Фото: newsbash.ru