+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Социаль өлкә
24 март , 09:23

"Сөт кухнялары": тәмле, уңайлы, файдалы!

2019 елдан республикада яшәүче 100 меңгә якын кеше "Сөт кухнясы" продукциясен бушлай алды

"Сөт кухнялары": тәмле, уңайлы, файдалы!
"Сөт кухнялары": тәмле, уңайлы, файдалы!

Благовар районының Языково авылында яшәүче Лариса һәм Артур Әхмәтовлар гаиләсендә ике малай үсә: Арсланга – 6, Аланга бер яшь кенә әле. Алар малайларча шук һәм тиктормас, яхшы туклана, шуңа да тиз үсә. Әниләре әйтүенчә, уллары сөт ризыклары ярата – җиткер генә! Бәхеткә, Благовар районы үзәгендә мондый балалар өчен “Сөт кухнясы” оештырылган. Декрет ялындагы яшь әни аннан бик теләп файдалана.

– Атна саен чәршәмбе көннәрендә машина яңа продукция алып килә, чират юк, киләбез дә үзебезгә тиешле сөтне, эремчек, кефир, ботканы алып китәбез. Бер яшькә кадәр сөт катнашмасын да, башка продукцияне дә алдык. Бу бик ярдәм итә, ә республикабыз җитәкчелеге тарафыннан мондый кайгырту битараф калдыра алмый, моның өчен без бик рәхмәтле, – ди ул.

Башкортстанда биш ел дәвамында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән «Сөт кухнялары» системасы эшли. Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2019 елда аны эшләтеп җибәргәннән бирле 100 меңнән артык кеше, шул исәптән, йөкле хатын-кызлар һәм мохтаҗ гаиләләрдән имезүче аналар да, махсуслаштырылган азык-төлек продуктларын бушлай алган.

"2019 елдан республикада яшәүче 100 меңгә якын кеше "Сөт кухнясы" продукциясен бушлай алды, – дип яза Радий Хәбиров үз ТГ-каналында. – Алар арасында - йөкле хатын-кызлар һәм имезүче аналар, аз керемле гаиләләрдән өч яшькә кадәрге һәм опекада булган балалар. 2023 елдан без бу исемлеккә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә өстәдек. Төбәктә 132 тарату пункты эшли. Моны безнең эшнең бик яхшы нәтиҗәләре дип саныйм. Берничә ел элек без урындагы чималдан файдалы һәм тәмле продуктлар җитештерүче „Сөт кухнялары“ безнең балаларга да, өлкәннәргә дә бик кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.”

Бүген Благовар районында “Сөт кухнясы” 79 гаиләне бушлай продукция белән тәэмин итә, алар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә булган өч гаилә дә бар. Башкортстанда быел яугирләрнең гаиләләре арасында бушлай «Сөт кухнясы» продукциясен алучылар санын 1,5 мең кешегә арттырылачак. Төбәктә 7 сөт продукциясе производствосы һәм 132 бирү пункты, шул исәптән мобиль тарату пунктлары эшли, бу 61 торак пунктта яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итә.

— “Сөт кухнялары” системасын кертү — гаиләләргә ярдәм итүдә мөһим адым. Мондый башлангычларның кешеләрдә уңай фикерләр һәм ышаныч уятуын күрү бик күңелле, – дип саный Благовар районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Вахит Кадыйров.

Мондый ярдәмне гаиләләр “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм Күпфункцияле үзәкләр аша электрон документлар тапшыру юлы белән уңайлы һәм нәтиҗәле башкара ала. Бу гаризаларны эшкәртү вакытын кыскартырга һәм мәгълүматларны автомат рәвештә эшкәртү һәм гаризаларның статусын күзәтү нәтиҗәсендә процессны контрольдә тотуны яхшыртырга мөмкинлек бирә. Хәзер гариза бирү процедурасы минималь вакыт таләп итә, чөнки мәгълүматлар автомат рәвештә шәхси кабинеттан тутырыла. Электрон документлар тизрәк эшкәртелә, ә бирелгән заявканың статусын карауның барлык этапларында да күзәтеп була.

Янә халыкка уңайлы булсын өчен республика шәһәрләрендә продукция бирүне оештыру өчен 8 эре сәүдә үзәге сайланды, параллель рәвештә тагын 4 ноктаны эшләтеп җибәрү турында сөйләшүләр алып барыла. Халыкның күпсанлы үтенечләре буенча Уфа районнарында күчмә акцияләр башланды, анда әлегә Красный Яр, “Цветы Башкирии”, “Молодежный” һәм “Миловский парк” кебек даими пунктлар булдыру мөмкин түгел. Исемлеккә Яңа Булгаково бистәсен дә өстәү мөмкинлеге карала.

Дәүләт йөкләмәсен үтәүдән тыш, учреждениенең бюджеттан тыш эшчәнлеген үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Узган елның июненнән “Сөт кухнясы” өлкәннәр өчен дә продуктлар җитештерүне башлап җибәрде. Яңа юнәлешне гамәлгә ашыру өчен Октябрьский шәһәре филиалында зур модернизация үткәрелде: гамәлдәге җитештерү бинасына капиталь ремонт ясалды, заманча технологик һәм төрү җайланмалары сатып алынды һәм монтажланды, махсуслаштырылган сөт заводы сатып алынды. Нәтиҗәдә, андагы цехның җитештерү куәте өч тапкыр артты.

Өлкәннәр өчен продукция, балалар продукциясе кебек үк, тулысынча табигый составы белән аерылып тора. Ул урындагые фермер хуҗалыклары тарафыннан китерелә торган нормальләштерелгән сөттән нинди дә булса ясалма ингредиентлар кушмыйча җитештерелә һәм майның масса өлеше буенча билгеләнгән таләпләргә туры килә. Продукт, шулай ук, яңартылган “Хәләл” сертификатына ия. Үткән елда “Сөт кухнясы”ннан балалар эремчеге “Русиянең иң яхшы 100 товары-2024” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды, ә 3,2 процентлы, бер литрлы ПЭТ-шешәгә салынган пастерлаштырылган сөт «Безнең бренд” конкурсында Гран-при яулады. Моннан тыш, “Сөт кухнясы” 2023 елда Башкортстан Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясен алуга республика конкурсы йомгаклары буенча югары сыйфатлы продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр өчен 2нче дәрәҗә Диплом белән билгеләнде.

Быел өлкәннәр өчен тәгаенләнгән продукция ассортиментын киңәйтү масаты куелган. Учреждение үз үсешенең барлык аспектлары өстендә системалы рәвештә эшли, клиентларның заманча ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килерлек итеп, клиентлар өчен хезмәтләр алу мөмкинлеген яхшырта һәм бюджеттан тыш эшчәнлекне киңәйтә.

Фото: Сергей Констнтинов.

"Сөт кухнялары": тәмле, уңайлы, файдалы!
"Сөт кухнялары": тәмле, уңайлы, файдалы!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: