Орел өлкәсендә укучы кызларга 100әр мең сум түләнәчәк. Әмма түләүләрне төбәктә яшәүче барлык мәктәп укучылары да түгел, ә йөкле кызлар гына алачак.
Төбәк губернаторы Андрей Клычков указы белән бу сумманы Орлов өлкәсендә йөклелек буенча учетка баскан укучы кызларга түләячәкләр.
Шул ук вакытта элегрәк, 2024 елның декабрендә, төбәк башлыгы йөкле студентлар өчен билгеләнгән 100 мең сум түләүләр керткән иде. Әмма губернатор моның белән генә тукталмады һәм хәзер 20 марттан, аның указы нигезендә, түләүләр шулай ук техникумнарда һәм югары уку йортларында гына түгел, ә Орлов өлкәсенең гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы кызларга да тиешле.
Орлов өлкәсе губернаторы карарын Дәүләт думасында хупладылар инде. Әйтик, Дәүләт думасының Фән һәм югары белем буенча комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко йөкле мәктәп укучылары дәүләттән ярдәм алырга тиеш, дип саный, чөнки хәлләр төрле була, ә ил өчен иң мөһиме-яшь кызлар курку аркасында йөклелекне өзмәсеннәр. Аның фикеренчә, бу демографик вәзгыять күзлегеннән генә түгел, ә кызларның сәламәтлеген һәм психикасын саклау күзлегеннән дә мөһим.
Әмма бу караш белән барлык депутатлар да килешми. Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина, үз чиратында, инициативаны тәнкыйтьләде, балигъ булмаган кызлар өчен бала табу һәм тәрбияләү — көч җитәрлек йөкләнеш түгел, шуңа күрә аларны мәктәптә үк бала табарга дәртләндерергә кирәкми, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, балалар укырга, тулы белем алырга тиеш.
Депутат Виталий Милонов та инициативаны хупламады, ул йөкле мәктәп укучылары өчен түләү кертүне ахмаклык дип атады.
Орлов өлкәсе мондый түләүләрне керткән беренче төбәк булды. Кайбер субъектлар аңа иярергә планлаштыра. Ә менә Башкортстанда йөкле студент һәм мәктәп укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертү планлаштырылмый. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башлыгы Ленара Иванова белдерде.
Фото: мк.ру