+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Социаль өлкә
26 март , 18:50

"Социаль бурычлар тулысынча үтәлгән"

Бүген ил Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт думасында еллык отчет белән чыгыш ясады. Ул социаль темага аерым игътибар бүлде.

"Социаль бурычлар тулысынча үтәлгән"
"Социаль бурычлар тулысынча үтәлгән"

"2024 ел Гаилә елы статусы астында узды. Бу вакыт эчендә балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән бик күп карарлар кабул ителде.

Әйтик, 2026 елның июненнән яңа механизм эшли башлаячак, аның нигезендә кереме төбәк яшәү минимумыннан кимрәк, ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар еллык түләүне рәсмиләштерә алачак. Аның күләме алар түләгән салымның яртысыннан артыгын тәшкил итәчәк.

Шулай ук күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Хәзер алар арттырылган салым вычеты һәм ипотеканы каплау өчен 450 мең сум субсидия ала. Ә мондый түләүләрне бирү 2030 ел ахырына кадәр озайтылды.

2025 елның апреленнән социаль пенсияләр 14,75 процентка артачак.

2024 елда Русия гражданнарының реаль керемнәре 8,5 процентка артты.

Русиядә ярлылык дәрәҗәсе 7,2 процентка кадәр кимеде. Бу яхшы нәтиҗә. Дәүләт бу юнәлештә эшен дәвам итәчәк", - диде Михаил Мишустин.

Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты өлкән фәнни хезмәткәре Александр Кобыскан бу җәһәттән түбәндәгеләрне белдерде:

- Михаил Мишустин отчетының зур өлеше социаль сәясәткә һәм бу өлкәдәге нәтиҗәләргә багышланды. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ социаль сәясәт Владимир Путин имзалаган 309нчы указның асылын тәшкил итә. Ул Русиянең дәүләт бурычларына багышланган. Яңа "май" указлары дисәк тә була. Хөкүмәт социаль бурычларын тулысынча үтәгән. Икенчедән, социаль башлангычларның күпчелеге максатлы булды һәм төрле катламнарга кагылды. Беренче чиратта, бу - әлбәттә, гаиләләр. Әйтик, ана капиталы беренче бала тугач та бирелә башлады, бу дәвам итәчәк. Михаил Мишустин телгә алган 14,5 миллион сертификат - бу бик зур күрсәткеч. Ата-аналар өчен социаль гарантияләр киңәйтелә.

Социаль гарантияләр кагылган икенче төркем - СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре. Түләүсез ярдәмне аларның гаилә әгъзалары да алачак. Ветераннарга айлык түләүләр өстәмә гаризасыз тәгаенләнәчәк. Бу бюрокаратик киртәләрне бетерәчәк.

Тагын бер төркем - өлкән буын. Страховка пенсияләре арттырылды, эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнә башлады. Комплекслы социаль медицина хезмәтләндерүе барлык төбәкләрдә дә кертелде. Әле ул 173 мең кешене колачлый. Киләчәктә бу эш дәвам итәчәк һәм өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итәчәк.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: