+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
11 апрель 2025, 04:59

Уртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 023 сумнан артып киткән

Хезмәт хаклары былтыргыдан 14,8 процентка арткан.

Уртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 023 сумнан артып киткәнУртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 023 сумнан артып киткән
Уртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 023 сумнан артып киткән

Башстат мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварында Башкортстанда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 023 сумнан артып киткән. Бу, 2024 елның гыйнварына караганда, 14,8 процентка күбрәк. Шул ук вакытта реаль исәпләнгән хезмәт хакы 5,1 процентка арткан.

Уртача айлык номиналь исәпләнгән хезмәт хакы хезмәткәрләрнең исәпләнгән хезмәт хакы фондыннан чыгып билгеләнә, ул эшләүчеләрнең уртача исемлек санына һәм шул чордагы айлар санына бүленә.

Исәпләнгән хезмәт хакы салымнарны һәм хезмәткәрдән тотып калуларны үз эченә ала. Дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган бюджеттан тыш фондлардан алына торган социаль пособиеләр хезмәт хакы фондына һәм уртача айлык хезмәт хакына кертелми.

Реаль хезмәт хакы индексы куллану товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр үзгәрүгә бәйле рәвештә хезмәт хакының сатып алу сәләте үзгәрүен характеристикалау өчен исәпләнә. Номиналь хезмәт хакы индексы куллану бәяләре индексына бүлеп исәпләнә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас